Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Роспотребнадзорында корпоративны ничек куркынычсыз үткәрү турында сөйләделәр

Җәмәгать туклануы учреждениеләрендә хокук бозулар ачыкланган очракта ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эш бирүчегә корпоративның коллективка кирәкме-юкмы икәнен хәл итәргә кирәк. Әгәр дә ул кирәк икән, барлык санитария кагыйдәләрен үтәргә һәм аны эш урынында ук оештырмаска кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Аларны үткәрү кирәклеге өлешендә җаваплы карар кабул итәргә кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык кирәкле чараларын үтәп, куркынычсызрак булган урында эшләргә кирәк. Монда без эштә утыруларны, корпоративларны эш урыннарында уздыруны бөтенләй төшереп калдырабыз», – дип билгеләп үтте спикер.

Әгәр дә бәйрәм итү өчен ресторан һәм кафе сайланган булса, оешма персоналы да кертеп, бинада йөздән дә артык кеше булырга тиеш түгел. Әгәр дә килүчеләр хокук бозуларны күрсәләр, 21 декабрьдән Татарстан Республикасы буенча Ропотребнадзра идарәсенең кайнар линиясе эшли башлаячак.

Любовь Авдонина сөйләвенчә, анда татарстанлылар массакүләм чараларда: Яңа ел концертларында, чыршыларда, чыршы шәһәрчекләрен ачу, корпоративларда тәртип бозулар турында хәбәр итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса