Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән терлек азыгы әзерләү буенча киңәшмә узды
Чараның рәисе итеп Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров билгеләнде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Чара барышында быел 459 мең тонна сөт савып алынганлыгы ачыкланды, бу узган ел белән чагыштырганда 7%ка күбрәк. Ит җитештерү күрсәткечләре дә 138 мең тоннага арткан. Бу узган ел белән чагыштырганда 104% тәшкил итә. Агымдагы елда бер сыердан 6 500 кг сөт саву планлаштырылган, шуның белән бәйле рәвештә, терлек азыгына булган ихтыяҗ буенча күрсәткечләрне билгеләделәр. Министр урынбасары Ленар Гарипов фикеренчә, мал азыгының терлек рационындагы нисбәтләрен исәпкә алырга кирәк. Бу хайваннарның югары продуктлылыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итәчәк. Сыерларның еллык уртача сөт продуктлылыгын үтәү өчен республика буенча 4,1 млн. тонна сенаж, 3,7 млн. тонна силос, 0,7 млн. тонна печән әзерләргә кирәк.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, терлекләрнең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы баланслы туклануга бәйле. Ветеринария табиблары йогышлы авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнергә тиеш.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров районнардан азык әзерләүне оештыруга, шул исәптән терлек азыгы җыю техникасын әзерләүгә мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады.
“Сыйфатлы азык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм сөт һәм ит җитештерүнең рентабельлеген арттырачак”, – дип билгеләп үтте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа