Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

Конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл  мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:

 • Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);

• Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);

• Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);

• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);

• АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).

Конкурс Фән-техника өлкәсендәге кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан, «АПКның мәгариф учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Конкурсның максаты – авыл җирлегендә  урнашкан белем бирү оешмалары укучыларын Илкүләм технологик инициативаның (НТИ) технологик өстенлекләре өстендә эшләүгә җәлеп итү.

Конкурсның төп бурычлары:

- укучыларның авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда кызыксыну уяту;

- укучыларда фән белемнәрен практикада куллануга карата төп компетенцияләрне булдыру, шәхестәге әһәмиятле һөнәри сыйфатларны үстерү һәм мотивация булдыру;

- укучыларда бу тормышта үз урыннарын табу өчен һәм иҗади эш итү өчен уңай шартлар тудыру;

- авыл  хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белгечләрнең абруен күтәрү;

- укучыларга һөнәри юнәлеш бирү;

- авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге белемнәрне тарату һәм популярлаштыру;

- талантлы мәктәп укучылары белән эшләүгә фәнни һәм бизнес-бергәлекләрен җәлеп итү.

АгроНТИ-2021 Бөтенроссия конкурсы 5-10 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә:

- читтән торып уздырыла торган төбәк этабы, анда Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала (2021 елның 1 – 16 апрелендә);

 - катнашучылар  килеп (очно) уздырыла торган төбәк этабы, анда читтән торып  уздырылган төбәк этабында җиңүчеләр катнаша, ул Россиядә аграр университетлар  базасында уза (2021 елның маенда);

 - финал этабы конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак
(2021 елның сентябрендә);

- финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар (2021 елның октябрендә).

Конкурста катнашу өчен kids.agronti.ru/ рәсми сайтында заявка тутырырга кирәк. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлә ала. Һәр юнәлеш буенча ситуацион биремнәр яисә тестлар тәкъдим ителә.  

 Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә 88004441670 кайнар линия  телефоны буенча белергә мөмкин:

Читтән торып һәм килеп (очно) уздырыла торган төбәк этаплар өчен мәйданчыкның берсе - Казан дәүләт аграр университеты.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1938524.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса