Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасы үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган ике кунакханәне тикшерде

Булачак яшь парларга әлеге кунакханәләрдә егетләр һәм кызлар чакырырга, “мальчишник” һәм “девичник” үткәрергә тәкъдим иткәннәр.

ТР Прокуратурасы «Корстон-Казан» ҖЧҖ һәм «Отель Ривьера» ҖЧҖ кунакханәләрен тикшерде. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлеге биналарның аккаунтларында, социаль челтәрләрдә, республикада гамәлгә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында кайбер чараларны үткәрү турында реклама тәкъдимнәре пәйда булган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча күзәтчелек ведомствосы җитәкчеләрне һәм вазыйфаи затларны законда билгеләнгән тәртиптә җавапка тарту турында кисәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса