Татарстан прокуратурасы республика халкына битлек һәм перчаткаларны кайда кияргә тиешлеген аңлатты.
Кагыйдә бозучыларга 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.
Татарстан Прокуратурасында республика халкының битлек һәм перчаткалар кию кайда мәҗбүри дигән соравына җавап бирделәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына аңлатма бирде.
ТР Министрлар Кабинеты карарында, 12 майдан барлык татарстанлылар да җәмәгать транспортында, таксида, кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш, диелгән.
АЗСларда, паркларда, скверларда, урамда, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифтларда һәм йортларның баскыч мәйданчыкларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда булганда битлекләрне генә кияргә дә ярый.
Кагыйдә бозучыларга 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа