Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе республика телеканалларындагы зарядка һәм программалардан башлана. Бу хакта ул журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә дә булганда сөйләде.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана. "Иртән  торам, физкультура белән шөгыльләнгән арада  "Мәйдан» яТНВ” каналын тоташтырам", – диде ул.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыклар гына карап калмый. Зарядка вакытында аңа иртәнге «Башваткыч» («Головоломка») программасы  ошый, анда көйне ачыкларга яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана.

Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртәне ул эш кабинетыннан фотога төшерә, татарстанлыларга  хәерле иртә, яхшы теләкләр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса