Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Президенты Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка яңа корпусның универсаль булачагы хакында сөйләделәр: анда балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле бөтен шартлар тудырылачак.

«Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Бу - ихтыяҗ туган очракта халыкны дәвалау өчен яхшы шартлар тәэмин итәчәк мөһим эш», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Миңнеханов инде хәзер үк хастаханә өчен тиешле барлык җиһазлар сатып алу хәстәрен күрергә кушты.

Бүген төзелештә 180 кеше ике сменага бүленеп эшли. Киләсе атнадан төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылачак. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусының гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 234 пациентка исәпләнгән, ихтыяҗ булган очракта урыннар саны 504кә кадәр җиткерелергә мөмкин. Объектны 2020 елның 15 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Чыганак: татар-информ

Фото: tatarstan.ru/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса