Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Президенты Бөгелмәдән Кадыйровлар гаиләсен тантаналы кабул итүгә чакырды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү вакытында 48 гаиләне хөрмәтләделәр. Чакырылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы – күп балалы гаиләләр.

Алар барысы да яраткан ата-аналар һәм ир белән хатын буларак, үз эшчәнлек юнәлешләрендә танылган профессионаллар да.

Дүрт гаилә бүләкләргә лаек булды. Рөстәм Миңнеханов «Ана даны – Материнская слава» медален Азнакай районыннан Земфирә Погосян, Кукмара районыннан Фәнзилә Гыйльфанова, Чирмешән районыннан Ирина Исмәндеевага тапшырды. Шулай ук бүләкне Яр Чаллыдан Лариса Толпеева алды, ул – 13 бала әнисе!

Татарстан Президенты гаиләләргә күркәм балалар үстергәннәре һәм тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга мәхәббәт, иминлек, игелек һәм сәламәтлек теләде. «Гаилә – бар нәрсәнең нигезе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Бөгелмәдән дә гаилә бар иде. Кадыйровларның бәхетле гаилә берлегенә –  35 яел. Римма Фәритовна һәм Фәнүзә Мәгъфузовичның тормыш кредосы: «Һәр яңа көнгә сөенергә!» Гаиләнең девизы: «Хөрмәт һәм мәхәббәт – Гаилә».

Ир белән хатын үз вакытында Римманың концерт эшчәнлеге нәтиҗәсендә танышалар. Кыз тыйнак холыклы Фәнүзне үзенең җырлары белән әсир итә. Ул башкорт авылыннан Бөгелмәгә училищега укырга керергә килгән була. Тыйнак һәм эшчән егет тиздән гаиләнең чын терәгенә әверелә.

Фәнүз Мәгъфузович хезмәт ветераны, «Россия тимер юллары» ААҖ «Дирекциясе мактаулы хезмәткәре», 40 елдан артык Куйбышев тимер юлының структур бүлекчәсе – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Бөгелмә эксплуатацион локомотив депосының машинист-инструкторы булып хезмәт куя.

Римма Фәритовна, «Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү мәгариф учреждениесенең теоретик дисциплина һәм вокалының иң югары квалификация категориясе укытучысы, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә педагогик хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсенә бәйсез эксперт, җырчы, үзешчән композитор, һөнәри халыкара, республика һәм төбәк фестивальләре, конкурслары лауреаты һәм дипломанты.

ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттә казанышлар өчен» күкрәк билгесе, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Римма Фәритовнаның педагогик стажы 39 ел. Татар, рус һәм авторлык җырларын башкаручы буларак, ул утыз елдан артык барлык шәһәр чараларында актив катнаша. Аның иҗаты белән республикабыз халкы гына түгел, Төмән, Чабаксар, Әстерхан, Новосибирск шәһәрләре тамашачылары да таныш.

Кадыйровларның өч баласы игелек, мәхәббәт, үзара аңлашу шартларында үсә. Фәнүзә Мәгъфузович һәм Римма Фәритовна һәрвакыт балаларга, ә хәзер оныкларына да үз нәсел таммырлары белән кызыксынырга, үз тарихларына һәм милли гореф-гадәтләренә ихтирам уятырга тырышалар. Тәрбиядә һәрвакыт төрле дин һәм милләт кешеләренә карата толерантлык өстенлек итә, ир белән хатын балаларга туган тел һәм мәдәният нигезләрен кадерләп тапшыра.

Кадыйровлар гаиләсендә балалар әти-әниләре белән, ә ата-аналар балаларының һәм оныкларының уңышлары белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса