Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан пассажир йөртүчеләренә 24 миллион сумлык штраф салганнар

Бу еллык тулаем сумма.

Республика күзәтчелек органнары һәм ЮХИДИ 2019 елда 563 транспорт чарасын тикшергән һәм 532 хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта ТР   Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы – баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов сөйләде.

– Без һәр транспорт чарасында диярлек тәртип бозуларны ачыклыйбыз, – дип басым ясап әйтте  ул.

Иң киң таралганнары – хезмәт һәм ялны бозу (36 процент), сәламәтлегенә зыян килгән өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү (25 процент), лицензиясез эшчәнлек (17), маршрут картасы юклык (6), транспорт чараларының техник торышына рейс алды контроле (5) һәм машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе (6%) булмау.

Борис Смирнов билгеләп үткәнчә, хокук бозуларның яртысы диярлек Казанга (49%) туры килә, ә икенче шәһәр – Яр Чаллыга (17%). Ул шулай ук заказ буенча пассажирлар йөртүне дә зур проблема дип атады, чөнки намуссыз пассажирлар йөртүчеләр, закон кимчелекләреннән файдаланып, даими маршрутларны алмаштыралар.

Баш дәүләт инспекторы хәбәр иткәнчә, башкалада санкцияләнмәгән рәвештә пассажирлар утырту урыннары бетерелгән. Бутимер юл вокзалы, «Кольцо» сәүдә үзәге һәм Совет мәйданы районнары.

Чаллыда   пассажир ташучыларның гамәлдәге кагыйдәләргә игътибар итмәүчеләре күп, – дип сөйләде ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

Заказ буенча йөк ташу базары чәчәк ата. Тынычлык проспектында заказ буенча йөри торган  автобусларның тагын бер пункты барлыкка килә. Шәһәр башкарма комитетының позициясе аңлашылмый. Заказ буенча йөри торган автобусларга айга өч тапкырдан артык китү тыела торган урыннар әлегәчә билгеләнмәгән, дип өстәде ул.

 Гомумән алганда, Смирнов сүзләренчә, бу өлкәдә тәртип урнаштыру авыр, бигрәк тә бер шәһәр белән генә чикләнү дөрес түгел, барлык муниципаль берәмлекләрне дә колачларга кирәк.

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәтендә өч ел дәвамында заказ буенча йөк һәм пассажирлар йөртә торган субьектлар белән  эшли торган комиссия бар.

– Теләккече һәм урта бизнеска ярдәм итү, әмма хокукый, законлы нигезләрдә. Без хокукый механизм яклы, заказ буенча йөк ташу хезмәте күрсәтүче кече бизнес белән нормаль эш алып бару яклы. Тагын бер кат эшкуарларны чакырырга  һәм цивилизацияле эшләргә мөмкинлек бирердәй нинди дә булса карарлар кабул итәргә әзербез,дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса