Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан муниципалитетлары “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнәчәк

Депутатлар “ТР Дәүләт бүләкләре турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын кабул иттеләр.

Татарстан муниципалитетларының Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өченордены белән бүләкләнү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.

Закон проекты белән Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены белән бүләкләү мөмкинлеге карала, — дип сөйләде депутат Римма Ратникова.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисадый үсешенә аерым гражданнар һәм оешмалар тарафыннан түгел, ә муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче яки эшчәнлек алып баручы затларның уртак тырышлыгы белән зур өлеш кертү очраклары була.

Римма Ратникова сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләрне бүләкләү аларның дәүләт дәрәҗәсендәге казанышларын тану белән бергә, стратегик бурычларны хәл итүгә, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле хезмәт өчен дә стимул булачак.

Парламентарийлар ТР Дәүләт бүләкләре турында ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын кабул итте.

Чыганак:  https://www.tatar-inform.ru/news/society/20-02-2020/m..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X