Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә тэг-регби буенча мәктәп лигасы эшли башлаячак»

Республиканың төрле районнарында физкультура укытучылары өчен ун семинар үткәреләчәк, шуннан соң гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җирле спорт ярышлары узачак.

Быел Татарстан Республикасы мәктәпләрендә «тэг-регби буенча мәктәп лигасы» проекты тормышка ашырылачак, анда ике меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың төрле районнарында физкультура укытучылары өчен ун семинар үткәреләчәк, шуннан соң гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җирле спорт ярышлары узачак. Мәктәпләр тэг-регбида уеннар өчен инвентарь белән тәэмин ителәчәк.

Финал Казанда узачак. Җиңүче Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

Чемпионатны оештыручылар-Татарстан регби федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия спорт һәм регби федерациясе ярдәмендә регби буенча республика спорт мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса