Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә массакүләм чаралар үткәрү тыелды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм техникумнарда профилактик чараларны көчәйтергә тәкъдим итә.

ОРВИ белән чирләүнең кискенләшүенә бәйле рәвештә, Татарстан уку йортларында массакүләм чаралар үткәрү кичектерелә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләр, техникумнар һәм көллиятләр җитәкчелегенә профилактик чараларны көчәйтергә тәкъдим итә.  

"Мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге дәресләр вакытында балаларның сәламәтлеген күзәтергә тиеш. Шул ук вакытта барлык укулар да һәр сыйныф өчен аерым кабинетта үткәрелергә тиеш, элекке сыман балалар каттан-катка, бүлмәдән - бүлмәгә күченеп йөрмәскә тиеш", - диелә мәгариф министрлыгы хәбәрендә.

Уку йортлары администрацияләре укучыларның сәламәтлеген көн дәвамында күзәтеп, шул исәптән тән температураларын үлчәп торырга тәкъдим ителгән. Авырып киткән очракта, баланы өенә кайтарып җибәрергә тиешләр. Шулай ук мәктәп чирләүчеләр турында медицина учреждениеләренә хәбәр итү мәслихәт.

28 февральдән 6 мартка кадәр Казанда, Кукмара һәм Менделеевск районнарында 13 гомуми белем бирү мәктәбендәге 26 нчы сыйныф карантин ябылды. Республика буенча тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк.

Дәресләрдә 20% укучы булмаган очракта уку процессы туктатылырга тиеш, дип искә төшерә министрлык.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstan-mktplrend-m-klliyatlrend-massaklm-charalar-tkr-tyeldy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса