Татарстан мөфтие халыкара хәләл стандартлаштыру үзәкләре җитәкчеләре белән очрашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларны Татарстан Диния нәзарәтенең Россия хәләл базарын үстерүдәге роле белән таныштырды.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтиятенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара Аккредитация үзәге (EIAC) Генераль директоры Әминә Әхмәд Мөхәммәд, Халыкара хәләл аккредитациясе форумы генераль сәркатибе (IHAF) Мөхәммәд Салих Бадри һәм IHAF киңәшчесе Фарах Әль Заруни килделәр, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Кунакларны каршылап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны Татарстан Диния Нәзарәтенең Россия хәләл базарын үстерүдәге роле белән таныштырды, хәләл продукцияне стандартлаштыру өчен барлыкка китерелгән Техник комитет эшчәнлеге турында сөйләде, Татарстан җитештерүчеләренә продукцияне якын һәм ерак чит илләргә чыгарып сату мөмкинлекләрен тудыру хакында әйтте. Аңа җавап итеп, KazanSummit делегатлары эшлекле элемтәләрне ныгытырга кирәк, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа