Татарстан мөфтие Германия телеканалына: Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашты.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). "Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш", - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Германиянең икенче каналы ZDF телевидениесе иҗат берләшмәсе белән очрашуда. Бу турыда Татарстан мөслеманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.
Интервью өчен 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионаты уңаеннан оештырылган. Германиянең билгеле журналисты һәм телевидение алып баручысы, ZDF мәгълүмат хезмәте баш мөхәррире Маттис Форнофф әңгәмә алды. Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистка ислам дөньясының Төньяк башкаласы һәм мультикультурализм үзәге буларак Казан шәһәре турында сөйләде.
"Советлар Союзы таркалганнан соң Казанда 24 мәчет эшли иде, хәзер Татарстан Республикасы буенча аларның саны мең биш йөздән артып китә, – дип ассызыклады Камил хәзрәт, төбәктә ислам үсеше соравына җавап биреп. – Төрле халыкларның һәм төрле диннәрнең татулыкта яшәү нигезендә динне дөрес аңлау ята, аны безгә бабаларыбыз васыять иткән. Бездә Республикада аңлыйлар: бер дини берләшмәнең проблемасы башкаларга да кагылачак. Бу бер шәхси квартирда яшәп тә, гомуми коммуникацияләргә ия булган кебек. Без бер йортта яшибез! Ниһаять, кеше кичекмәстән кан бирүгә мохтаҗ булганда, аны резус-факторга һәм кан төркеменә карап эшлиләр, ә дини яки милли билгегә карап түгел".
Журналист мөфтидән шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремизмга каршы эшчәнлеге белән кызыксынды. “Террорчылар ислам битлегенә яшеренәләр. Моннан иң беренче чиратта без – мөселманнар азапланабыз. Экстремистлар белән идеологик каршы торуда иң өстенлекле бурычлардан без дини мәгариф системасы үсешен күрәбез. Республикабызда 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли – алар барысы да үз эшчәнлекләрен хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсе һәм без яшәгән җирлекнең милли-сәяси чынбарлыгы нигезендә алып баралар”, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Интервью ахырында Маттис Форнофф Камил хәзрәткә тагын бер осрау бирде. “Әгәр сезнең дөньякүләм рухи лидерларга мөрәҗәгать итү мөмкинлегегез булса, сез аларга ни дип әйтер идегез?”, - диде ул.
"Мин аларга Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлына иярергә киңәш итәр идем, – дип җавап бирде Татарстан мөселманнары башлыгы. – Без үз замандашларыбызга иярсәк, алар үз карашларында ялгышкан кебек без дә ялгышырга мөмкинбез. Тормышның барлык законнары күптән билгеле: алар безнең бабаларыбызның традицияләрендә сакланалар. Без аларны сакларга тиешбез. Иң мөһиме: бүген дин өчен көрәшү, аның турында китап язу һәм аның өстенлекләре турында сөйләү мөһим түгел. Дин безнең яшәү рәвешенә әверелергә тиеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа