Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды
Мондый плакатлар Марат Әхмәтов тәкъдиме белән республика мәчетләренә озатылган.
Халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды. Махсус бастырылган плакатларда «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» дигән сүзләр китерелә.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый плакатлар ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдиме белән республика мәчетләренә озатылды. Имамнар аларны кабул итеп урнаштыра башлады.
Мәчетләрдә һәм мәчет тирәләрендә элеп кую өчен махсус плакатлар туган телне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш, диелгән хәбәрдә.
Билгеле булганча, 14 гыйнварда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Ул исем кушканда бүләк итү өчен «Татарча әлифба» һәм татар телендә сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче ярдәмлек китапларын, плакатлар тапшырды.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа