Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан мәчетләренә Корбан бәйрәмгә 133 мең мөселман килгән

Бәйрәм намазы республикада 1424 мәчеттә укылган.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Кичә, 21 августта, Татарстан мәчетләрендә Корбан гаете намазына 133 мең мөселман килгән. Бу саннарны Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм намазы республикада 1424 мәчеттә укылган. Корбан чалу өчен 70 урын оештырылган. Шуларның 18е Казанда эшләгән.

Дини чаралар вакытында тәртип саклауда 1600 полиция хезмәткәре катнашкан. Моннан тыш, шәхси сак оешмаларыннан йөздән артык хезмәткәр, ирекле халык дружинасының меңнән артык әгъзасы һәм башкалар булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса