Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Кытайга хәләл үрдәк һәм күркә ите җибәрергә планлаштыра

Хәләл продукция җитештерү өчен халыкара сертификатлар алуга “Рамаевское”, “Залесный” һәм “Чаллы-Бройлер” компанияләре теләк белдерде.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстанның өч предприятиесе Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре һәм Кытай базарларына хәләл ит продукциясе чыгарырга планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисад саммитында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

“Татарстанда 47 предприятиенең хәләл продукция җитештерү буенча сертификатлары бар. Хәләл продукция җитештерү өчен халыкара сертификатлар алуга “Рамаевское”, “Залесный” һәм “Чаллы- Бройлер” компанияләре теләк белдерде”, - диде Хәбипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса