Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантлары өчен конкурста катнашачак

Республиканың иң яхшы комбайнчылары 100 мең сум күләмендә премия алачак.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада комбайнчылар арасында Президент Рөстәм Миңнеханов грантына конкурс старт ала.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

“Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары җитештерүчәнлек хезмәте күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле”, – дип билгеләп үтте Җаббаров һәм муниципаль районнар җитәкчеләреннән нәтиҗәләрне объектив рәвештә хисаплауны, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мәгълүматларны үз вакытында тапшыруларын сорады.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, конкурсның приз фонды 100әр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса