Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 3 нче номерлы төзәтү колониясендә җәза үтүчеләрнең берсенә Казаннан җибәрелгән посылка тоткарланган. Посылкада салынган конфетлар эченә наркотик матдә тутырылган булуы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Җәзаларны Үтәү буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте конфетларда наркотик табылу буенча җинаять эше кузгатылу турында хәбәр итә.
Казаннан колониягә наркотик тутырылган конфетлар җибәрү планын шунда җәза үтәүчеләрнең берсе үзе оештырганлыгы хакында сөйләгән. Егеткә 21 яшь.
Конфетларда наркотик барлыгын эт сизеп ала. Экспертиза аларда 6 грамм гашиш барлыгын күрсәтә.