Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Хөкүмәте йод кытлыгына каршы көрәш буенча чаралар планын раслады

Йодка баетылган продукция җитештерү күләмен арттырырга һәм ассортиментны киңәйтергә тәкъдим ителә.

Татарстан Хөкүмәте республика халкы арасында йод кытлыгына бәйле халәтне профилактикалау һәм киметүгә юнәлдерелгән ведомствоара чаралар планын раслады.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

План 2021-2024 елларга исәпләнгән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе аны гамәлгә ашыруны координацияләячәк һәм ел саен 1 апрельгә кадәр ирешелгән нәтиҗәләр хакында хисап бирәчәк.

Аерым алганда, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йодка баетылган продукция җитештерү күләмен арттырырга һәм ассортиментны киңәйтергә тиеш булачак. Мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортларында белем алучыларга ризык әзерләгәндә бары тик йодлаштырылган тоз гына кулланырга тәкъдим ителә.

Микро- һәм макронутриентларга кытлык хөкем сөргән территорияләрдә яшәүче татарстанлылар арасында сәламәт туклануны пропагандалау белән Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, шулай ук ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре шөгыльләнәчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса