Татарстан хатын-кызлары онкодиспансерда маммографияне түләүсез уза алачак
Әлеге чара кысаларында 50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар тикшеренә ала.
Татарстанда яшәүчеләрне Республика клиник онкология диспансерына түләүсез маммография узарга чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар тикшерү уза ала.
Маммография — ул сөт бизләрендә яман шешне ачыклау өчен тикшерү ысулы. Медицина мәгълүматлары буенча, башлангыч стадиядә ачыкланган рак 90-95 процент очракта дәвалана.
Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа