Татарстан халкы өйдән чыкканда битлек (респиратор, бәйләвеч) һәм перчаткалар кияргә тиеш
Махсус брифингта битлекләр, перчаткалар һәм социаль дистанцияне саклау – коронавирус йоктырудан саклануның аерылгысыз атрибутлары дигән мәсьәлә каралды
Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлеева: «Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында, битлекләрдән тыш, гражданинның перчаткалар киеп йөрүе мәҗбүри, перчаткалар нинди булса да ярый", – дип билгеләп үтте. Битлек, перчаткалар һәм социаль дистанция – бу якын киләчәктә безнең аерылмас атрибутлар».
Элегрәк Татарстанда 12 майдан өйдән чыгу өчен пропуск алу тәртибенең гамәлдән чыгарылачагы хәбәр ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа