Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан хакимияте мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен 3 млрд сумнан артык акча бирде

Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә уйлыйлар, республикада барлыгы 36 мәгариф учреждениесенә ремонт ясала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.

Мәктәпләрне төзекләндерү буенча, аларны күзәтү органнарына тәкъдим итү өчен, төп төзелеш-монтаж эшләрен 15 августка тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», дип ассызыклады Насыйров.

Ул һәр мәктәптә барлык төзелеш эшләре вакытында тәмамланачагына ышаныч белдерде. Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 36 мәктәп керә. 10 июльгә 32 объектта эшләр алып барыла, дүртесендә эшләр төгәлләнгән инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме 3130,5 млн сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса