Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узып китте

Республика күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Илебездә ташламалы ипотека программасы озайтылу сәбәпле, быел Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗ сизелерлек артты. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

"Сентябрь–октябрь айларында гына да 515 мең күчемсез милек теркәлде. Без күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узып китте. Башта – 2015 елда 68 хезмәтебез бар иде, шуларның 82%ы Росреестр хезмәтләренә туры килде. Бүгенге көндә без 254 хезмәт күрсәтәбез, аларның 62% ы Росреестрга туры килә», диде ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, быел республиканың күпфункцияле үзәге 4 млн хезмәт күрсәткән һәм шуларның 2,5 млн сумы Росреестрга туры килә. Узган ел КФҮ офисларына 14 меңгә кадәр гариза бирүче килгән булса, быелның июль-сентябрь айларында көн саен 15-16 мең кеше мөрәҗәгать итә. Бу мөрәҗәгатҗләрнең 70% ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса