Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан ишегалларында машина кую урыннары проблемасы турында туры эфирда фикер алышачаклар

Онлайн-фикер алышу бүген, 1 май көнне, 17 сәгатьтә YouTube да узачак.

Татарстан ишегалларында парковкалар проблемасы турында урбанист, «Шәһәр – кешеләр өчен» дигән популяр блок авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторы урынбасары, транспорт планлаштыру бюросы кураторы Тимур Кадыйров турыдан-туры эфирда фикер алышачак. Онлайн-фикер алышу бүген, 1 май көнне, 17 сәгатьтә YouTube да узачак. 
 

"Экспертлар машиналарны ишегалдында урнаштыру мәсьәләләрен ничек хәл итәргә һәм яңа парковка урыннары булдыру өчен ниләр эшләргә мөмкин һәм ниләр ярамый дип фикер алышачак", - дип билгеләп үтә проект авторлары. 
 

Спикерлар совет чорында ишегалларының машиналар белән тула башлавы, хәзер исә йортлар янында аларга урыннар җитмәве һәм бу проблеманы ничек хәл итеп булу турында сөйләячәкләр. Экспертлар шулай ук шәһәрдәге нинди үзгәрешләр кешенең уңайлыгын һәм югары мобильлеген тәэмин итә ала дигән сорауга да җавап бирәчәкләр. Турыдан-туры эфирны Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барачак. 
Татарстанда яшәүчеләр өчен парковка урыннары мәсьәләсе иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора, «Наш двор» программасы сайтына һәм кайнар линиягә мөрәҗәгать итүләр шуны күрсәтә. 2020-2024 елларга планлаштырылган программа принциплары нигезендә, ишегалларында парковка урыннары тәртипкә китереләчәк, әмма яшеллекләргә зыян салынмый, ягъни яңа парковка урыннары булдыру өчен сәламәт агачлар киселмәячәк. 
«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында онлайн-лекцияләр курсы бер атна элек башланып китте. Проектның беренче спикеры архитектура тарихы Денис Ромодин булды. Аның «Безнең ишегалларының тарихы» дигән лекциясен “Youtube”дә карарга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса