Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан илкүләм юл проектын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды

Бүләкне республика командасына Мәскәүдә “Транспорт атнасы”нда Марат Хөснуллин тапшырды.

Татарстан быел “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
«Транспорт атнасы-2020»да Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин милли проектны гамәлгә ашырганда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Федерация субъектларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкне Татарстан командасы да алды”, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Хөснуллин «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын яңадан форматлаштыру турында сөйләде. Әйтик, киләсе елдан аның составына ике яңа федераль проект керәчәк «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрне үстерү».

Моннан тыш, «Региональ һәм җирле юл челтәре» проектына авария хәлендәге һәм җимерелү алдында торган күперләрне норматив хәлгә китерү, шулай ук тимер юл аша юлүткәргечләр төзү белән бәйле эшләр дә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса