Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан илкүләм проектлар контекстында телгә алынган медиарейтинг лидеры булды

Лидерлар өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе дә керде.

Татарстан Республикасы РФ Президентының 2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турындагы Указы контекстында Россия регионнарының телгә алынуы буенча медиарейтингны җитәкли. Рейтингны Медиалогиякомпаниясе әзерләде.

Медиарейтинг лидерлары өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе дә керде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Татарстанда 2020 елда Имин һәм сыйфатлы автомобиль юлларымилли проекты кысаларында, 44 юл объектын ремонтлау планлаштырыла. Милли проектны тормышка ашыру өчен 4,5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Шулай ук Түбән Каманың ике яңа микрорайонында Демографиямилли проектын тормышка ашыру кысаларында, 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелеше башланды.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 2019 елда республикада милли проектларны гамәлгә ашырганда конкурс процедураларын уздыру 234 млн сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса