Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан икътисады кешеләр өчен: Татарстанда 9 ел эчендә 1,3 мең яңа крестьян-фермер хуҗалыгы булдырылды

Татарстанда тугыз ел эчендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грант ярдәме белән 4 млрд.сумлык 1 381 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы төзелде. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров "Татарстан-Онлайн" программасында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бу хуҗалыкларда 103,4 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 31 мең башка күбрәк, шул исәптән сыерлар саны 10 мең башка арткан.

Моннан тыш, фермерларның кош – корт саны тугыз ел эчендә 1,2 млн баштан 2 млн башка кадәр арткан, дип өстәде министр.

Марат Җаббаров ассызыклаганча, быел гына да 152 крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде, аларны төзү өчен 900 млн.сумга якын грантлар бирелде:

"Болар барысы да грантларда катнашучы, мондый предприятиеләр, яңа эш урыннары булдыручы кешеләр ярдәмендә. Һәр шундый КФХда өч-дүрт кеше эшли", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса