Татарстан аграрийлары бөртеклеләрнең беренче уңышын җыйдылар
Урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башыннан беренче миллион тонна ашлык суктырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 253,4 мең гектар мәйданда җыелган, бу барлык культураларның 16,8%ын тәшкил итә.
Алдынгылар өчлегендә Зәй һәм Тәтеш районнары бар. Һава шартлары начар булуга карамастан, урып-җыю эшләре әкренләп көч туплый бара. Дүрт районда ашлык фаразланган мәйданның дүрттән береннән артыграк өлешеннән җыеп алынган инде.
Узган елның шушы чорына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 97,6 мең гектар мәйданда җыелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа