Әмма гыйнвар аена булган бурычлар күләме 12,6 миллион сум. Бу, республикада 893 кеше хезмәт хакларын вакытында ала алмаган дигән сүз. Хезмәт хакы буенча бурычларның күп өлеше авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә. Моннан тыш, эшкәртү сәнәгатендә, төзелеш өлкәсендә көч куючыларның да шактые акчаларын вакытында алудан мәхрүм.
Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, Татарстанда эшсезлек 0,7 процентка кимрәк. Узган ел республикада эшсезлек 3,8 процент булса, Идел буе округында бу сан 4,5 процент тәшкил итә. Бу соңгы 20 елда иң яхшы күрсәткеч. Россия буенча теркәлгән эшсезләр күләме исә 5,3 процент исәпләнә.