Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан галимнәре “ТАССРга 100 ел” дип аталган бодайның яңа сортын чыгарды

Чыгарылган сортның катлаулы комбинациясе бар, авыруларга бирешмәүчәнрәк һәм югары уңышлылык белән аерылып тора.

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР оешуның 100 еллыгына шул исемдәге бодай сортын чыгарганнар. Институт яңа сортка патент алу өчен гариза җибәргән инде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.

Безнең максат-икмәк пешерергә яраклы, аксым һәм клейковинаның югары эчтәлеге булган бодайның йомшак сортын чыгару иде. Экспорт базарында нәкъ менә шундый ашлыкка ихтыяҗ зур,-дип сөйләде фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.

ТАССРның 100 еллыгы бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова чыгарды. Аның сүзләренә караганда, яңа сортларны чыгару өзлексез бара, әмма яхшы сортны булдыру өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин. Әйтик, ТАССРның 100 еллыгы бодай сорты буенча яруны әле 2010 елда ук үткәргәннәр.

Нурания Василова билгеләп үткәнчә, әлеге сортның катлаулы комбинациясе бар — аның составында Әмир, Радуга сортлары һәм башкалар. Бодайның яңа сорты көчле категориясенә керә, чөнки ул авыруларга бирешми һәм аграрчыларда популяр булган Йолдызсортыннан артып китә.

Хәзерге вакытта институт Надира дигән бодайның шәмәхә бөртекле тагын бер сортын сыный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса