Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан гаиләләренә, “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәте кысаларында, азык-төлек җыелмалары бирәләр.

Җыелмаларны авыр хәлдә булган 55 меңнән артык кеше алачак. Бөгелмә районында 1 327 кешегә ярдәм күрсәтеләчәк.

Тиешле карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Проектка финанс ярдәмен Ак Барс банк күрсәтә.

Ярдәм янәшә! Помощь рядом! республика халкына һәрьяклап ярдәм итү өчен булдырылган. Аңа эре предприятиеләр җитәкчеләре, бизнес хуҗалары, җәмәгатьчеләр, иреклеләр һәм битараф булмаган барлык гражданнар керә.

Азык-төлек җыелмасы – ярдәмнең бер төре. Хәрәкәт кысаларында, кешеләргә волонтерлык, финанс, мәгълүмати, психологик, белем бирү ярдәме күрсәтелә.

Ярдәм алучылар исемлеген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы төзеде. Ике ай дәвамында исемлеккә кергән һәр кешегә дүрт тапкыр азык-төлек җыелмасы җибәреләчәк. Аларның гомуми саны 220 мең данә тәшкил итә. Кешеләр ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар алачак.

Рөстәм Миңнеханов Ярдәм янәшә! Помощь рядом! хәрәкәте активистлары белән аралашты.

– Бу катлаулы вакытта безнең бердәм булуыбыз, мөмкин булган кадәр күбрәк кешеләргә ярдәм күрсәтүебез мөһим. Ярдәм төрле төрләрдә булырга, без татарстанлыларның нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын аңларга тиеш. Бөтен Татарстанга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим! – дип ассызыклады ТР Президенты.

Ярдәм алучыларның иң зур төркеме – җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан (8 938 сум) кимрәк булган гаиләләрдән 8 яшьтән өлкәнрәк балалар. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук 7 311 сумнан кимрәк керем белән 16 меңнән артык ялгыз пенсионер һәм 9 мең балигъ булмаган бала алачак, аларның ата-аналары шәхси эшмәкәр яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр (анда ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан очракта), опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.

Беренче җыелмаларны 5 майга кадәр тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса