Татарстан Экология министрлыгы су объектларын онлайн-мониторинглау системасын эшләүдә катнаша
Су объектлары мониторингы нокталары саны буенча республика ил төбәкләре арасында алда бара.
Республиканың Экология министрлыгында су пробалары алына торган су объектларына мониторингның 261 ноктасы исәпләнә. Республика бу күрсәткеч буенча ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
"Безне, барлык су объектларын онлайн режимында мониторинглау схемасын эшләү өчен, Россия Табигать министрлыгының эш төркеменә керттеләр. Бу реаль вакыт режимында суга ташланганын күрү өчен кирәк. Татарстан Экология министрлыгында башкарылган эш, бу тәҗрибәне башка субъектларда трансляцияләү өчен, нигез итеп алынды", - диде ул.
Әйтик, 2021 елда «Водоканал» чистарту корылмаларын реконструкцияләү планлаштырылган. Проект-смета документациясенә лаборатория булдыру кертелгән, анда онлайн режимда барлык датчиклардан күрсәткечләр киләчәк. Нәтиҗәдә, экологлар үз серверында суга ташланганын күрәчәк. Хәзерге вакытта табигатьне саклау ведомствосы республиканың су объектларына 38 химик матдә буенча чыгаруларны күзәтә.
Республика экология министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, су объектларының мониторинг нокталары республиканың төрле районнарында урнашкан. Су пробалары сәнәгать предприятиеләреннән ерак түгел һәм агынты сулар ташлана торган урыннарда алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа