Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан депутатлары туган телләрне контрольгә алуны сорап, Путинга мөрәҗәгать юллый

«Кайчак без конституцион гарантияләрнең норматив эшләнеше һәм тәэмин ителеше җитәрлек булмавын күрәбез. Бу тел сәясәтенә кагыла», — диелә документта.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте. Анда туган телләр мәсьәләсен аерым контрольгә алу сорала.

Татарстан депутатлары ил халыкларының туган телләрен һәм традицияләрен саклап калу белән бәйле мәсьәләләрне закон тарафыннан карауны аерым контрольгә алуны сорый.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы — республика парламенты — ил Конституциясенә үзгәрешләр кертүне куәтләп, „Ачык хакимиятне оештыру һәм гамәлдә булуының аерым мәсьәләләрен карауны камилләштерү турында“ Россия Конституциясенә төзәтмә турында РФ Законын карады һәм хуплады», — дигән сүзләр бар мөрәҗәгатьтә.

Депутатлар тәкъдим ителгән төзәтмәләр илдә социаль-икътисади үсеш, алгарыш өчен җитди мөмкинлекләр бирүен таный, шул ук вакытта җитешсезлекләрне дә шәрехли. «Кайчак без конституцион гарантияләрнең норматив эшләнеше һәм тәэмин ителеше җитәрлек булмавын күрәбез. Бу тел сәясәтенә кагыла. Әлегәчә гомуми белемдә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары кабул ителмәгән», — диелә документта.

Шушы стандартлар проектларында туган телләргә кагылышлы өлешләре ачык булмавы әйтелә. «Предмет нәтиҗәләренә таләпләр, туган телләр һәм әдәбиятларыннан, республикаларның дәүләт телләреннән кала, башка барлык предметларга да эшләнгән. Белем бирү стандартларында дәүләт телләре статусы ягыннан чит телләрдән дә түбәнрәк булып чыга. Чөнки ике чит тел өйрәнү өчен „мәҗбүри“, ә республикаларның дәүләт телләре —«юк», — дип әйтелә.

«Әлеге проблемалар озак вакыт хәл ителми килә. Ил Конституциясе нигезләмәләре тиешенчә үтәлмәве һәм норматив хокукый актлар вакытында кабул ителмәве өчен федераль дәүләт органнары җаваплылыгын көчәйтү тәкъдим ителә. Сез берничә тапкыр әйттегез, РФдә яшәүче халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре --илебезнең хәзинәсе һәм конкурентлы өстенлеге.

Илнең төп Законына кертелә торган үзгәрешләргә караганда, дәүләт, мәдәни һәм тел күптөрлелеге сакланышы гарантияләп, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен яклау буенча үзенә өстәмә бурычлар ала. Бу нигезләмә Россия федерализмының констиуцион принципларын, туган телләрне саклау, республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләү турындагы нормаларны көчәйтә.

РФ Конституциясе гаранты буларак, Сезгә бу эшне аерым контрольгә алуыгызны сорап мөрәҗәгать итәбез», — дип тәмамлана рәсми мөрәҗәгать.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/12-03-2020/tatarstan-deputatlary-tugan-tell-rne-kontrolg-aluny-sorap-putinga-m-r-gat-yullyy-5728586

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса