Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчүгә рөхсәт алды
Республика күчеш өчен ТР Министрлар Кабинетының карарларын көтә.
Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Хәзер Республика ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарларын көтә.
«Без кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчү турында килештек», – дип билгеләп үтте спикер.
Хәзер Министрлар Кабинетында чикләүләрне өлешчә алу турындагы мәсьәләләр карала. Әйтүләренә караганда, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны булган һәм мәйданы 800 кв.метрдан ким сәүдә объектларын эшкә урнаштыру мәсьәләсе карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа