Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше сизелерлек кимегән
2015 ел башыннан Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше 55,3 %ка кимегән. Бу хакта Татарстан таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Ләйлә Туфетулова хәбәр иткән.
- 11 ай эчендә товар әйләнеше 208 миллион долларны тәшкил итте. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ул 55,3 %ка кимегән. Экспорт - 62, ә импорт 51 %ка кимегән, - дигән ул. Шул ук вакытта товар әйләнешенең структурасы үзгәреш кичермәгән. Татарстан Төркиягә каучук, химик һәм органик тоташмалар чыгара, ә үзебезгә сәнәгать җиһазлары, автомобиль кирәк-ярагы, кара металл эшләнмәләре, фармацевтика продукциясе кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа