Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан белән Финляндия арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга артты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашу барышында аны республикага чакырды.

2017 елда Татарстан белән Финляндия арасында товар әйләнеше 2016 ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга артты һәм 560 млн долларга җитте. Бу хакта Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашу барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм фин компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе, үзара сәүдә, мәгариф, фән һәм туризм, югары уку йортлары арасында багланышлар турында сөйләде.

Финляндия татар җәмгыятенең тормышы сөйләшүнең аерым темасы булды. Яклар фин татарларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау буенча тырышлыгына игътибар иттеләр.

Әңгәмә ахырында Рөстәм Миңнеханов Саули Ниинистаны Татарстанга чакырды, ул икенче тапкыр Россиягә визит ясаячак.

Элегрәк, 2015 елда ТР Президенты Финляндия Президенты белән очрашкан иде инде. Бу юлы сөйләшүләрдә алардан тыш, Россия Федерациясенең Финляндиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты

Казан, «Татар-информ».

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса