Татарстан башкарма хакимияте органнары бурычларын халык алдында ачыктан-ачык формалаштыру башланды
Министрлыкларның һәм экспертларның өстенлекле эш өлкәләре буенча тәкъдимнәрне 2 атна дәвамында җыячаклар.
Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында ачыктан-ачык формалаштыру башланды, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы.
“Ел ахырына кадәр экспертлар, халык белән бергә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк", – диелә хәбәрдә.
Министрлыкларның һәм экспертларның өстенлекле эш өлкәләре буенча тәкъдимнәрне ике атна дәвамында җыячаклар.
Экспертлар арасында – һөнәри, академия берләшмәләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, үз эшенең осталары, хакимият органнары профиле буенча шактый эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган белгечләр.
Аннары кергән тәкъдимнәрне иҗтимагый советлар карап тикшерәчәкләр һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «халыктан сораштырулар» сервисында бер ай дәвамында узачак ачык республика онлайн-тавыш бирүенә чыгарачаклар.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрнең яртысы сайлап алыначак. Һәм иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында аларның чама белән 5–7се министрлыкларның киләсе ел эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш дип билгеләнәчәк. Фикер алышуда барлык кызыксынучылар, шул исәптән күмәк мәгълүмат чаралары һәм гражданнар катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа