Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан башкаласында 25 июльдә "Мин күкне сайлыйм!» дигән авиабәйрәм узачак.

Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи»катнашачак.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 июльдә, Россия Һава флоты көне уңаеннан,  «Казан» гаилә үзәге янында Мин күкне сайлыйм!” дигән авиашоу узачак.

Бәйрәмдә 30га якын самолет һәм вертолет катнашачак, алар арасында Россия Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводы карамагындагы һава суднолары да бар.

Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи» катнашачак. Русь Л-39 өйрәнү-тренировка самолетларында чыгыш ясый, ә Стрижлар МиГ-29 күпмаксатлы истребительләрен куллана.

Бәйрәм көнендә балалар өчен модель түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылачак. Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше планлаштырылган.

Чараны оештыручыларТатарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Казан ярминкәсе ААҖ. Бәйрәм 15 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса