Татарстан балыкчылары Интернетта браконьерларга һәм закон бозучыларга каршы төркем булдырачак
ТР Экология министрлыгы башлыгы хокук бозулар турында ведомствога оператив мәгълүмат бирергә әзер балыкчыларның инициативасын хуплады.
Татарстан елгаларында экологик законнарны бозучыларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән мессенджерларда махсус төркем булдырырга спортчы-балыкчылар тәкъдим итте. Алар ТР Экология министрлыгы опертөркеме белән белән тыгыз элемтә булыдырырга ниятли. Бу хакта Андрей Кузьминның ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән әңгәмәсе вакытында билгеле булды.
Сөйләшүдә ТР һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты. Ул экология министрына кызыклы тәкъдим әйтте.
«Без “Росрыболовство” белән, аерым алганда, Татарстанның балыкчылык инспекциясе белән эшлибез һәм “ятьмәләргә каршы” дип аталучы аерым төркем булдырдык. Битараф булмаган гражданнар анда тәртип бозучыларның реаль координатларын күрсәтә. Бу төркемдә “Росрыболовство” һәм Балыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре бар, эшне тиз тоталар. Хезмәткәрләр тәртип бозу урынына ике-өч сәгать дигәндә килеп җитәләр, кагыйдә бозу очракларын теркәп, мәгълүматны тапшыралар. Без Сезнең хезмәткәрләр белән шундый ук төркем ясарга тәкүдим итәбез, анда шактый актив хезмәттәшлек итәчәкбез. Без-спортчылар - балыкчылар безнең сулыкларда балык чыннан да булсын өчен тырышабыз", – диде Ферафонтов.
ТР экология министры шундый тәкъдим өчен спортчы балыкчыга рәхмәт белдерде. Ул әлеге инициативаны хуплады һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
Александр Шадриков белән әңгәмәне «Вакыйгалар» сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин булачак. «Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30да, якшәмбе көнне 13.30да карый алачак.
Фото: татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа