Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан балалары «Цифрлы икътисад" илкүләм проекты буенча IT-өйрәнәчәк»

Быел республикада 55 “Яндекс” үзәге ачылачак. Лицейда 1 мең бала һәм 65 IT-сыйныф укучылары белем алачак.

Татарстанның берничә мең баласы “Цифрлы икътисад” дәүләт проекты ярдәмендә IT - технологияләр нигезләрен өйрәнәчәк. Быел республикада 55 Яндекс үзәге ачылачак. Лицейда 1 мең бала һәм 65 IT-сыйныф укучылары белем алачак. 900 укучы it-академиядә шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, 500 бала Казанның IT-cube иҗат үзәгендә заманча компьютер технологияләре һәм робот техникасы нигезләрен өйрәнәчәк, шул ук санда яшь студентларны «Мәктәп 21» кабул итәчәк.

Компетенцияләрне арттыру шулай ук олы яшьтәге кешеләргә дә кагылачак.

Татарстан «Цифрлы икътисад» милли программасында һәм шулай ук аның составына керүче биш федераль проект: “Мәгълүмати инфраструктура”, «Мәгълүмати иминлек», «Цифрлы технологияләр», «Цифрлы дәүләт идарәсе» һәм «Цифрлы икътисад өчен кадрлар»да актив катнашучы төбәкләр арасында лидерларның берсе,

Киләчәктә 2024 елга татарстанлыларның цифрлы грамоталылыгын арттыру, халыкның 40% ын цифрлы күнекмәләргә өйрәтү планлаштырыла.

Моннан тыш, IT-олимпиада, белем бирү грантлары оештыру һәм IT-белгечлекләр буенча югары уку йортларында урыннар санын арттыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса