Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан балалар сәламәтлек саклау үсешенә 1,4 миллиард сум чамасы акча алды

Бүлеп бирелгән акчага Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзеләчәк, җиһазлар сатып алыначак һәм поликлиникаларның планировкасын яңартачаклар.

Татарстан балалар сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә 1,4 млрд. сум чамасы акча алды, шуларның 780 млн. сумы – федераль һәм 600 млн. сумы төбәк бюджетыннан бүлеп бирелгән. Бу акчаларга Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзиячәкләр, шулай ук балалар сырхауханәләре өчен җиһазлар сатып алачаклар һәм аларның планлаштыруларын яңартачаклар, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстан Республикасы балалар сәламәтлеген саклау өлкәсен үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, 1 млрд 377 млн 899 мең сумга төшә», – диелә хәбәрдә.

Акчаларны тоту, “Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, Татарстан Республикасының балалар сәламәтлек саклавын үстерүрегиональ проекты кысаларында башкарылачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса