Татарстан авылларында яшәүчеләр кимегән
1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 3 миллион 868 мең кеше гомер итә. Бу хакта Федераль статистика хезмәте җиткерә.
Татарстанда шәһәр җирлекләрендә яшәүчеләр күбрәк икән - 2 млн. 955 мең. Ә авылларда 912 мең кеше гомер итә. 2015 елда уртача алганда республикадагы халык саны 3 млн. 861 мең булган. Шуларның 2 млн. 947 меңе - шәһәрдә, 914 меңе - авылда яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа