Татарстан аграрийлары өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгын җыеп алдылар
Бөгелмә районы – бөртекле культуралар суктыру буенча лидерлар арасында.
Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53%ын тәшкил итә.
Бүгенге көндә республикада 3 миллион 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – гектарыннан 38,6 центнер. Икенче урында – Тәтеш районы, ә өченче урында – Зәй районы.
Урып-җыю темплары буенча лидерлар – 14 район.
31 район экваторны узып китте. Азнакай районында бөртекле культуралар урып-җыю мәйданының 60%ында суктырылган. Шулай ук Бөгелмә (56%) һәм күрше төбәкләр Лениногорск (55%) һәм Баулы (59%) – лидерлар арасында.
Иң югары уңыш – Зәй районында.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,7 мең гектар мәйданнан җыелган, 1806,5 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектарыннан 31,2 центнер тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа