Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан 30 октябрьдән иң катгый чикләүләрнең берсен кертә

Чикләүләр чорында җәмәгать урыннарында, транспортта һәм эштә элемтәләрне кыскарту мөһим.

Татарстан 30 октябрьдән иң катгый чикләүләрнең берсен кертә. 

Әйтик, соңгы ярты елда коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларны мәҗбүри изоляцияләү башланачак, җәмәгать туклануы 23.00 дән 6.00 сәгатькә кадәр ябылачак, ә СҮ һәм башка объектларга QR-кодлар күрсәткәндә генә эләгергә мөмкин булачак.

Шимбә һәм санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы мәдәни-тамаша чаралары үткәрү, шулай ук барлык кибетләрнең төнге сәгатьләрдә эшләве тыела. 

Дәүләт, муниципаль хакимият органнары, КФҮ бу чорда эшен штат режимында дәвам итәчәк, бу исә республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк. 

Чикләүләр чорында җәмәгать урыннарында, транспортта һәм эштә элемтәләрне кыскарту мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса