Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Канадада уза торган дуслык парады "Nuestroamericana-2018" фестивалендә татарлар беренче тапкыр катнаша. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Канаданың Монреаль шәһәрендәге “Мирас” мәдәни үзәге 11 август көнне Монреаль шәһәрендә үтәчәк җәмгыять һәм диаспоралар мәдәнияте бәйрәмендә катнаша. Парадта “Мирас” үзәге Татарстан һәм Башкорстан әләмнәре белән катнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • "Nuestroamericana" дуслык парады Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә. Ул Америка халыкларын һәм дөньядагы барлык этник берлекләрне берләштерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса