Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарча диктант яз: бөгелмәлеләр Бөтендөнья акциясенә кушылды

26 сентябрьдә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бишенче тапкыр оештырылучы “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Анда 2 500 бөгелмәле катнашты. Татарча диктантны укытучылар гына түгел, укучылар да, ата-аналар да, хәтта өлкән буын вәкилләре дә язды.

Диктант өчен текстлар

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек яздылар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылды. Чит илләрдә яшәүче якташларыбыз өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр сайланды. Диктант текстларын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлаган. Алар ук эшләрне тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак.

Өлкәннәр дә парта артына утырды

Бөгелмә  шәһәре һәм районының һәр мәктәбендә диктант яздылар. 14нче татар гимназиясенә акциядә катнашырга теләге булган һәр бөгелмәле  килә алды. Диктантны укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да, әби-бабайлар да язды. Быел, коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында онлайн-режимда узды. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында татарлар яши торган җирләрдә компакт мәйданчыклар оештырылды.

- “Татарча диктант” акциясе татар теленең киләчәгенә битараф булмаган милләттәшләребезне бергә җыйды. Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, татар телен тагын да популярлаштыру максаты белән уздырылган әлеге акция бик кирәкле дип саныйм. “Татарча диктант” акциясе мәктәп еллары хатирәләрен дә яңартты, татар теле дәресләрен искә төшерде. Туган телебездә сөйләшә белү бер хәл, ә менә кагыйдәләрне хәтерлибезме соң без? Бу чара шул ягы белән дә файдалы, диктант вакытында без үз-үзебезне тикшереп карый алабыз. Диктант өчен бик мәгънәле текст сайлап алынган дип уйлыйм. "Сыерчыклар" дип атала торган текст - Ибраһим Гази әсәреннән өзек. Сыерчыклар яшәешен күзәтү аша автор көчле рух, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияли. Хәзерге чорда татар телен саклап калу, үстерү һәм ныгыту өчен милләтебезгә нәкъ менә шул сыйфатлар кирәк тә инде, - дип, үз фикерен җиткерде “Бөгелмә авазы” газетасы хәбәрчеләренә бөгелмәле Энҗе Шиһапова.

Беренче белен төерсез

9нчы мәктәп бинасында “Татарча диктант” акциясе быел беренче тапкыр оештырылды. Диктант язарга дип, татар теле өчен җан атып торучы милләтпәрвәр якташларыбыз жыелган иде.Алар арасында мәктәпне ничә ел элек тәмамлаган укучылар да, ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр дә бар иде. Акцияне 9нчы мәктәптә дә оештыру теләген туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Билалова алга сөрде. Диктант текстын исә шул мәктәп укытучысы Гөлназ Гыйләҗева укыды. “Без хата тикшермибез, без бергә булырга телибез, туган телебез өчен янып яшибез, аны сакларга омтылабыз”, - дигән мәгънәле сүзләр белән Гөлназ Билалова килгән кунакларны сәламләде һәм барысына да рәхмәт сүзләрен житкерде.

- Диктант язарга килүчеләр,бердәм булып,бәйрәмгә килгән кебек, матур итеп бергә җыелышып килгәннәр.Акциядән соң алар кайтып китәргә ашыкмадылар. Бергәләп фотоларга төшеп,бер-берсе белән танышып,аралашып,күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр, - дип сөйләде  “Бөгелмә авазы” газетасы хәбәрчеләренә 9нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Билалова.  

Илүсә Искәндәр

Фотолар: Гөлнар Инсапова һәм мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса