Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар телен өйрәнергәме, юкмы?

Россия Президенты август ахырында Баш прокуратурага һәм "Рособрнадзор"га төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерүгә үз йөкләмәсен биргәннән соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру гына кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады. Хәзер күпләр татар телен өйрәнмәсәң дә була...

Россия Президенты август ахырында Баш прокуратурага һәм "Рособрнадзор"га төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерүгә үз йөкләмәсен биргәннән соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру гына кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады. Хәзер күпләр татар телен өйрәнмәсәң дә була дип фикерли һәм мәктәпләрдә аннаан баш тарта башлаганнар.

7 сентябрь кичендә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Ул ватандашларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыруга бәйле рәвештә чыккан.

Аңлатмада республикада татар теленең дәүләт теле буларак укытылуы канун нигезендә башкарылуы әйтелә, мисал итеп Россия Конституциясенең 68нче маддәсе, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе, Татарстанның телләр һәм мәгариф турындагы кануннары китерелә.

Шулай ук рәсми белдерүдә Россия Конституция мәхкәмәсенең 2004 елның 16 ноябрендә чыккан карары да телгә алына. Анда Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен дәүләт теле буларак укыту Русия Конституциясенә каршы килми дип табылганы искәртелә.

Нәтиҗә буларак, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленең барлык мәктәпләрдә мәҗбүри фән буларак өйрәнелергә тиешлеген ассызыклый. Социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар исә канунга каршы, алар ата-аналарда аңлашылмаучылык тудыра, -- дип язалар министрлыкта.

Анда, Россия Президенты күрсәтмәсе нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан рус телен өйрәнү күләмен Русия мәгариф министрлыгы киңәш иткән күләмгә җиткерү турындагы карар турында да әйтелә.

Белдерүдә министрлыкның татар теленә өйрәтү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерүе дә телгә алына.

Моңа йомгак итеп, Энгель Фәттахов үз чыгышында: "У нас государственный язык татарский, поэтому в следующий раз совещания будут на татарском языке. Также и по служебным вопросам заходя ко мне, говорите по-татарски. Если не знаете татарского, то просите своих подчиненных Вам на бумажке написать текст, зайдете и прочитаете" -- дигән таләп куйган.

Темага ялгап, шуны да әйтеп узасы килә, Россиядә татар, башкорт һәм башка милли телләрнең киләчәге тирәсендә тарткалашу барганда, мөстәкыйль дәүләттә гомер итүче казахлар латин имласына нигезләнгән яңа әлифба өлгесен тәкъдим итте. Анда нибары 25 хәреф булачак. Казахстан яңа әлифбага тулысынча 2025 елга күчеп бетәргә тиеш.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса