Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар теле кафедрасын япканнар?

Бүген Казан Кремлендә узган "Яңарыш" фонды попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты җитәкчелегеннән уку йортының татар теле һәм тюркология кафедрасын ябуларына аңлатма таләп итте. Утырышка университет ректоры Илшат Гафуров, объектив сәбәпләр аркасында, утырышка килмәгән иде. Аның урынына Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры...

Бүген Казан Кремлендә узган "Яңарыш" фонды попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты җитәкчелегеннән уку йортының татар теле һәм тюркология кафедрасын ябуларына аңлатма таләп итте.

Утырышка университет ректоры Илшат Гафуров, объектив сәбәпләр аркасында, утырышка килмәгән иде. Аның урынына Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов җавап бирде. Аның сүзләренчә, кафедра ябылу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми.
Президент исә аңарга, алай булгач, нишләп матбугат чараларын җыеп, шуны хәбәр итмисез, диде. Тиз арада бу шау-шуга нокта куярга кирәклеген җиткерде. "Шәһри Казан" редакциясе, Рамил Хәйретдиновка шалтыратып, әлеге уңайдан комментарий бирүен сораган. Ул сәгать икедә журналистларны җыеп сөйләшәчәген әйткән. Якын арада университет җитәкчелегеннән аңлатма көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса