Татар сүзе
Дүшәмбе көнне мәркәзебез Казанда, Габдулла Тукай исемен йөртүче филармония бинасында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “Татар сүзе” халыкара бәйгесенең гала-концерты булып узды.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә 3 955 теләүче катнашып, финалга, гала-концертка 31 кеше җиңүчеләр буларак чакырылды. Аларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен сак-лау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов кайнар котлады.
Әлеге бәйгедә Бөгелмәдән Флюра Шәрипова катнашып, зур җиңү яулады: 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында “Шигырь номинациясе”ндә ул беренче урынга чыкты – бәйгенең дәрәҗәле дипломы белән һәм 50 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Быел бәйге шулай зур дәрәҗәдә икенче тапкыр узды. Бүләкләр дә мулдан булды. Киләчәктә татар телен камил белергә тырышучылар өчен старт алынды: алга, матур итеп, дөрес итеп ана телебездә сөйләшергә өйрәнергә, бәйгедә катнашырга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа